Әтиемә язган теләк-котлау. Сәламәт бул, әти! “Дөньяда кемнең сүзе сезгә иң үтемле, тынычлык бирә, дөнья авырлыкларыннан арынырга ярдәм итә?” дип сорасалар, без – ике кызы, һичшиксез, әтиебезнең алтынга тиң сүзләре, дияр идек. Бәхетебезгә, әтиебез район халкына бары яхшы яктан, табиб буларак таныш, шуңадырмы, чиксез горурлык хисенә төренеп үстек. 21 октябрь көнне әтиебез Гафуров Әсгать Әхнәф улына 75 яшь тула.
Әтинең табибларга хас корылыгы, кайвакыт кырыслыгы өйгә кайткач юкка чыга иде. Безнең әти гаиләдә йомшак күңелле, кайгыртучан, җор телле һәм назлы гаилә башлыгына әверелә иде. Хәзер инде әтиебез лаеклы ялда, әниебез Фәзилә белән балаларның, оныкларның уңышларына сөенеп яшиләр.
Әти, бәгърем, озак еллар яшә әле,
Тынычлыкта үтсен көннәрең.
Матур тормыш бүләк иттегез дип,
Әнине һәм сине килә кочасы.
Озак еллар яшә әле, әти,
Тормыш арбасында нык утыр.
Синнән ары беркем булдыра
алмый болай,
Пенсиядә врачлар йөртми трактор.
“Бабыкай!” – дип өзелеп тора 6 онык,
Алар белән кайтасың син
балачакка.
Уңыш булсын юлдаш сиңа, әти.
Иптәш Гафуров, бирешмичә
атла алга!
Гүзәл-Рамил, Айсылу-
Евгений, оныкларың
Шамил, Камил, Кәрим, Аяз, Мәрьям, Роберт.
Бу теләкләргә әниебез Фәзилә дә кушыла.